Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Фотовыставка "Авылым тарихы-фотоларда"

#!00летТАССР
#ТАССРга100ел
Хөрмәтле дуслар! Иске Кади авылы китапханәсе 25-29 август көннәрендә "Авылым тарихы-фотоларда" исемле фотовыставка тәкъдим итә.Китапханә фондында бик уникаль китап саклана.Ул Җәмит Рәхимовның "Кобзарь-Тукай кунагы" дигән китап. Фотовыставкабызны әлеге китап белән таныштырудан башлыйбыз. 1956 елда Украина ССРның Корсунь-Шевченко районы Щорс исемендәге колхоз һәм Татарстанның Чирмешән районы Тукай исемендәге колхоз игенчеләре белән социалистик ярыш башлана. Тукайлылыр делегациясе Украинага тәҗрибә уртаклашырга бара. Аннан украиннар безнең колхозга киләләр. Алар безне чөгендер үстерү серләренә өйрәтәләр. Дәвамын беләсегез килсә, әлеге китапны алып укырга авыл китапханәсендә көтеп калабыз!!!