Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Встреча с писателями "Кызыл каурыйлар" г.Альметевска

22 ноябрькөнне  10.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәрендә “Идел” журналы редакция хезмәткәрләре: Язучы Рабит Батулла, Рифә Рахман, Рифат Җамали , Ләйсән Фәйзуллина һәм Әлмәт бүлегенең“Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмә язучылары:Ф.Хәбибуллина, З.Зарипова, С.Бикмөхәммәтова, А.Солтанов, Г.Әюпова. Р.Исмәгыйлов,  Ә.Сәлахов белән күчмә әдәби утырышларында  катнаштык һәм чыгыш ясадык.Утырыш “Әдәби суд”рәвешендә оештырылган иде һәм “Әлмәт язучылары иҗаты”, “Идел журналы кунаклары”китаплар күргәзмәләре  тәкъдим ителде.Әлмәт шәһәре һәвәскәр язучыларының иҗатлары белән танышу, фикер алышу, китапханәгә китаплар бүләк итү, язучылар белән истәлеккә фотога төшү матур бер хатирә булып күңелемдә сакланыр.