Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Балалар иртәсе "Алтын көз"

 Иске-Кади авылы китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Гөлбакча" балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән "Алтын көз" исеме белән балалар иртәсе үткәрелде. Көзге яшелчә, җиләк-җимешләрдән "Көзге муллык" күргәзмә ясалды һәм нәниләр белән фикер алышу уздырылды. Нәниләр көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Нәниләр белән эстафета-уеннар да үткәрелде.