Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Шигырь сәгате “Әнием алтыным-минем иң якыным”

Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.Иске Кади авылы китапханәсендә, Халыкара хатын-кызлар көненә карата  “Әниләр-олуг затлар” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. Биредә язучыларның әниләрен зурлап, олылып язылган китаплар һәм газета-журналлар урын алды.Әдәби берләшмәгә йөрүче китап укучылар белән“Әнием алтыным-минем иң якыным” темасы астында шигъри сәгать үткәрелде.  Укучылар әниләргә багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, фикер алыштылар.