Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Театр кичәсе "Театр яктылыкка, яктылыкка нурга илтә"

9-10 сыйныф укучылары  Иске Кади авыл мәдәният йортында, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Наил Гаетбаевның “Моңнар кайтсын авылга яки Авылга кызлар кайтты”  спектаклен куйды. Әсәрдә  узган гасырның 90 нчы елларындагы авыл тормышы, аның проблемалары сурәтләнә. Яшь артистлар рольләрне шулкадәр оста башкардылар: авыл егетләрен:  Әмир – Илалиев Равил, Хәйбулла - Вагизов Шамил,  Әхтәм- Камалов Айназ. Мәстүрә әби – Нурмухаметова Адилә. Авыл кызлары:  Раилә- Гиматдинова Айгөл, Кәүсәрия- Алия Киямова, Ләйсән-Яруллина Диләрә, шәһәр кызы-Нурания-Муктасимова Назилә.Тамашачылар тын да алмый карадылар , ә  күренешләр алмашынганда  мәдәният йорты алкышларга күмелде. Шулай булмыйча, спектакльнең  режиссеры  Муксинова Галия апалары үзе дә театрга гашыйк кеше. Яшьтән үк үзе  үзешчән сәнгать коллективында катнашкан кеше, укучыларында  да туган телгә, туган  халкына, аның мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләде. “Балкыш”театр труппасы бу әзерләнгән спектакльне тирә -як авылларга да күрсәтергә җыена.