Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби кунакханә " Туган яктан илһам алып..."

"100 еллыкка-100 китап" проектын ачу тантанасы Иске Кади авылы китапханәсендә 26 гыйнварь көнне узды. ТАССР ның 100 еллыгына багышланган әлеге проект катнашучыларны авылдашыбыз "Яратам сине,тормыш" китабы авторы Рушания Әхмәдуллина(Чанышева) иҗаты белән таныштырды. "Туган яктан илһам алып..."исемле кичәгә килгән китап укучыларга "Авылымның иҗат чишмәләре" китаплар күргәзмәсе һәм презентация тәкъдим ителде.Автор сәнгатьле итеп үзенең шигырләрен укыды.Валиуллина Халисә, Габшакирова Рәйханә, Гимранова Рузалия, Ахмадуллина Сирень апалар хәтирәләр белән уртаклаштылар.Оркыя апаның баянда уйнавы, Зөлфирә Сафинаның уен-табышмаклары,"Ак калфак" хатын-кызларының кичәдә катнашулары ямь өстенә ямь бирде.Муктасимова Рузилә, Сафина Зөлфирәләр авторның яңа шигырьләрен укыдылар. Кичәдә 21 көн буена әдәбимарафонда үзенең в контакте битенә Рушаниянең шигырләрен куеп барган Гафиятуллина Айгөл дә катнашты. Аңа Рушания китабын бүләк итте. Очрашу мәгьнәле, матур үтте. Күңелебездә матур хәтирәләр генә калды.