Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Онлайн проект "Әдәби марафон"

Иске Кади авылы китапханәсе ,китап укучылар белән Әдәби марафонда катнаша.Әлеге чараның кагыйдәләре белән китапханәче Гыйрфанова Рушания мәктәп укучыларын таныштыра. Безнең авылдан әдәби марафонда 21 китап укучы катнаша. Россиякүләм (2019 елдан башлап - дөньякүләм) "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) бәйгесе - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында 2017 елдан башлап даими үткәрелә торган онлайн-проект.

Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә.