Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Хәтер кичәсенә күргәзмә "Геройлар даны-мәңгелек"

Геройлар көне уңаеннан, Иске Кади авылы китапханәсендә, Социалистик Хезмәт геройларына карата “Геройлар даны-мәңгелек ” дип аталган күргәзмә  ачылды. Бу күргәзмә элеккеге Беренче май районы (хәзерге Чирмешән районы)  Тукай исемендәге колхозның бөек шәхесләре Ахмадуллин Исмагил Ибраһим улына һәм Минһаҗева Гөлсем Мифтах кызына багышлана. Биредә аларның хезмәт эшчәнлегендәге  мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, документлары, фото сүрәтләре киң урын алган.