Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Акция "Татарча диктант яз!"

Һәр теләгән кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый алды. Әлеге чарада аеруча мәдәният хезмәткәрләре актив булдылар, район үзәге учреждениеләреннән генә түгел, ә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр дә байтак иде.

-Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, - ди район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Ләйләгөл Мөхсинова. - Диктант өчен Роберт Миннулин әсәреннән өзек алынган иде. Аны безгә Казаннан җибәрделәр. Диктант билгеләрен – нәтиҗәләрен 1 ноябрьдән соң http://diktant.tatar/ сайтында "Билгем нинди?" дигән бүлектә карап булачак.(газета «Безнең Чирмешән”)