Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Авыл көне

Күптән түгел Якты Тау авылында “Авыл көне” уздырылды.Ул авылның 90 еллык юбилеена багышланган иде.

Бәйрәмне Зур болын дигән урында, үзләренчә, җыйнак кына, тыйнак кына үткәрделәр, төрле уеннар оештырдылар.

Сабан туе бүләксез үтми инде ул. Авыл имамы Гадерәшит абый Галәүтдинов, якыннар рухына Коръән укып, дога кылгач, мәчеткә йөрүче ике тырыш малайга бүләкләр тапшырды. 

Уеннарда катнашкан башка балаларны да бүләк биреп үсендерделәр. Бәйрәм барышында дистәләп кешене бүләк алырга дәштеләр: юбилярларны, яңа йорт салучыларны, “Авыл көнен” оештыручыларны, эштә уңганнарны...