Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

"Иҗатым-халкым өчен"

Район үзәк китапханәсенең “Ассоль” әдәби кафесында"Иҗатым-халкым өчен" әдипләр белән очрашу узды.

Китап укучылар янына күрше Лениногорск районыннан шагыйрь Таһир Шәмсуаров һәм прозаик, публицист “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәре Наил Шәрифуллин килгән.

Әдәбият сөючеләр  үзләренең яраткан авторларын якыннан  күреп аралашты, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Әдипләрнең китаплары, иҗатлары белән махсус әзерләнгән күргәзмәдә танышу мөмкинлеге дә бар иде.(газета “Безнең Чирмешән”).