Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Вечер памяти “Көмеш сулы бер чишмә...”

Ничәмә-ничә еллар буена урын өстендә ятарга мәҗбүр булган Дания апаның гомер кылын тормышны, кешеләрне. әдәбиятны, сәнгатьне ярату җепләре бәйли дә инде. Аянычлы язмышка буйсынмыйча, ачы тәкъдиренә каршы торып башын имичә яши алган ул. Күп кенә талантлы шагыйрьләр көнләшерлек шигырьләр яза, күп кенә танылган рәссамнар гаҗәпләнерлек, рәсемнәр ясый ул. Нәкъ шул иҗаты аның яшәү мәгънәсе булып тора. Хәлсезләнеп. Күңел төшенкелегенә бирелгән чакта. Яңадан өмет уты кабызып җибәрә.

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Көмеш сулы бер чишмә...” дип исемләнгән, җирле шагыйрә Дания Камил кызы Әгъзамованы искә алу кичәсе үтте. Бу кичәгә Дания апаның туганнары,дуслары, китапханәчеләр, авыл халкы,укучылар чакырылган иде.Очрашуны аның шигырь юллары белән башлап җибәрдек. Кичә барышында шигырьләре укылды,шулай ук туганнары чыгыш ясады,авыл үзешчәннәре үзләренең җырларын башкардылар. Аның ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде.

Дания апа һәр нәрсәдән тәм-ямь табып яши белгән.Тормыштагы гади генә вакыйгалардан да кызыклы ,күңелне күтәрүче мәзәкләр яза,әдәбият –сәнгать белән даими кызыксынып яши ул.

 

Менә шундый авылдашыбыз булуы белән горурланып яшибез без хәзерге көндә. Туган төбәгебезгә булган якты хисләрне тәрбияләүдә Дания Камил кызының да да өлеше бәяләп бетермәслек дәрәҗәдә зур. Ул матур әдәбият үрнәкләре аша туган җиребезне, милләтебезне тагы да яратырга, туган ягыбызның башка төбәкләрдән аермалы булган үзенчәлекле якларын ачарга ярдәм итә.