Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Фольклорный час " Әби-бабайларыбызның уйнаган уеннары"

Халкыбыз гасырлар төпкелегеннән килә торган иң күркәм сыйфатларның берсе - өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, кардәш-ыру белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим санаган. Гаиләдәге һәр өлкән кешенең үз урыны булган. Әби белән бабай үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналган. Аларның тормыш тәҗрибәсе, үтемле киңәшләре гаять күптөрле һәм четрекле мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек биргән.  Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан Түбән Кәминкә авылы китапханәсендә « Әби-бабаларыбызның уйнаган уеннары» дип исемләнгән фольклор сәгате үтте. Бу чарага өлкән яшьтәге апалар һәм мәктәп балалары чакырылган иде.Балаларны үзләре уйнап үскән уеннар белән таныштырдылар.Фәния Задайханова Туймәт авылы кызы.Ул балаларны “Дәңгез”уены белән, Раухания Мугинова үзләренең ничек курчак ясаганнары, Халидә Бариева конфет кәгазьләре белән  конфет ясап ,Сәрмәдия Мустафина ,Сания Гайнуллина “чичикай”җыеп ,ничек итеп уйнаганнарын сөйләп күрсәттеләр,бергәләп уйнадылар. Балалар  кызыксынып тыңладылар, бик теләп уеннарга катнаштылар.