Лашманская сельская библиотека - филиал № 11

Урок-беседа "Кошлар безенең дусларыбыз"

3 апрель "Ләйсән" балалар бакчасында "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән дәрес- әңгәмә үтте. Әңгәмәдә өлкән группа балалары катнашты. Кошларның төрләре, нинди кошлар күчмә, нинди кошлар кышлаучы кошлар икәне турында сөйләнде. Балалар үзләренең табигать почмагы белән таныштырдылар. Алар өчен китапханә тарафыннан әзерләнгән презентация  дә күрсәтелде. Балалар дәрес барышында кышын кошлар өчен ясаган җимлекләре турында да сөйләп үттеләр. Кошларның табигатьтә әхэмияте, файдасы турында да бик күп мәгълүмат алдылар.