Лашманская сельская библиотека - филиал № 11

"Ватаным Татарстан" бездә кунакта

Ноябрь аенда китапханәбезгә "Ватаным Татарстан" газетасы корреспондентлары Рәшит Минһаҗ,Фәния Арсланова кунакка килделәр. Лашман авыл халкы белән кечкенә генә тугәрәк өстәл оештырылды.Өстәл артында  газета уку, анда нинди проблемалар яктыртылырга тиеш, нинди рубрикалар җитмәве турында әңгәмә корылды. Һәрбер газета укучының тәкъдиме, тәнкыйте исәпкә алынды, утырышта катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.