Тукай районына 45 ел

Тукай районы авылларына багышланган җырлар✍️🎼

Туган авылым - Бакчасарай
Рәзинә Сәетгәрәева көе һәм сүзләре

Бакчасарай – туган авылым, үскән җирем,
Сиңа гына тартыла бит гел күңелем.
Синдә үтте минем гамьсез яшьлек еллар,
Сиңа гына алып кайтсын мине юллар.

Бакчасарай – фонтаның юк, күлләр генә,
Шул күлләргә мин гашыймын бит гомергә.
Күкләр белән тоташкан бит синең юлың,
Йолдызларга сәлам булсын шушы җырым.

Яшәешнең якты нуры, сихри көче,
Кешелекнең изге эше, куйган көче.
Чәчәк булып ата туган нигеземдә,
Синдә тудым, синдә калам мин гомергә!