Кузкәй - бай тарихлы авыл

Кузкәй - бай тарихлы авыл. 11 февраль көнне Күзкәй авыл җирлегендә “Җиде буын җылысын сакла” дип аталган авыл шәҗәрә бәйрәме узды. 

Шәҗәрә, билгеле булуынча, нәсел агачы дигән сүз. Нәсел исә бер бабайдан килә торган кешеләр буыны. Шәҗәрә - нәсел-ыруыңның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема. Ул, башлыча, агач, сурәт рәвешендә була. Ата-баба агачның кәүсәсе, якын туганнары- ботагы, аннан сабаклары, яфраклары китә. “Әгәр үлгәч искә алсыннар дисәң, игелекле һәм эчтәлекле китап язып калдыр,”- дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Чөнки тарихи чынбарлык, өлкәннәр буыннан-буынга саклап килгән истәлекләр мәңгелек. Әнә шундый истәлекләрне бөртекләп җыеп, киләчәк буынга шәҗәрә аша тапшыру- әйбәт күренеш, халыкның бер матур традициясе ул. Шәҗәрә буенча кешеләр ыруындагы, нәселендәге яхшы сыйфатларны киләчәктә тагы да үстерергә тырышкан.

Бөек кешеләр әйткәнчә, үзеңнең үткәнеңне белмичә, киләчәк төзеп булмый.

   “Күзкәй”- кеше исеменнән башланып киткән, XII- гасырда ук нигез салынган бик борынгы авыл. Минзәлә воеводасы кәнсәләре документларында 1745 елда телгә алына. Тиргәвештә 3 су тегермәне, 8 яргычы, 2 җил тегермәне, 3 мәчете, 4 бакалея, мануфактура, 2 тегүче алачыгы булган, базарлы-ярминкәле авыл. 1917 елга кадәр авылда Өяз земство почта станциясе урнашкан. 1700-1920 елларда Оренбург губернасы Уфа провинциясе Минзәлә өязе Күзкәй вулысы булган. Күзкәй вулысына 18 авыл кергән. Старосталар: Кәримуллин Гыйлфан, Галләмов Мәннән, Ибәтуллин Корбатулла, Сибгатуллин Гыйльметдин. Соңрак, Күзкәйдән 10 чакрымнар ераклыкта аерым хуҗалык булып яшәгән Сөрмәт, Каташ атлы кешеләр дә авылга килеп кушылалар.