Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Язучы Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел

   Бүген китапханәдә язучы Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел булу уңаеннан китап  күргәзмәсе ясалды. Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда Татарстан АССРының Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа.

    Фаил Шәфигуллин, актив иҗат тормышы белән яшәп, күп төрле җәмәгать эшләре алып барган язучы. Ул заводта эшләгән дәверендә Зеленодольск шәһәр советына депутат итеп сайланды (1969), соңыннан озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» газетасының редколлегия члены булып торды. Фаил Шәфигуллин иҗатының чәчәк аткан вакытында,  1982 елның 7 октябрендә, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены була.