Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Соңгы тамчы каным тамса тамсын..." М.Җәлил

 

2024 нчы елның 15 нче февралендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тула. Муса Җәлилнең төрле телләрдә басылып чыккан шигырьләре бөтен дөньяга танылды. Татар шагыйрьләреннән беренчеләрдән булып ул 1957 нче елда «Моабит дәфтәрләре» дип аталган шигырьләр циклы өчен Ленин исемендәге премия белән бүләкләнде. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.