" Туган тел көне"
21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне.Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.
Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Халыкара туган тел көне чын мәгънәсендә Тынычлык, дуслык һәм бер-береңне аңлау бәйрәме булсын иде.