"Яшәү дәвам итә..." / Инвалидлар ун көнлеге
1993 елдан башлап 3 декабрь инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә һәм айның беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы буларак дәвам итә. Шул уңайдан физик мөмкинлекләре чикле авылдашларның хәлләрен беләбез, балаларга тәмле күчтәнәчләр тапшырдык. Һәрдаим китап, газета-журналларны өйләренә илтеп бирәбез, нинди ярдәм кирәклеген сорыйбыз.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр.