Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Тәмәкенең кеше өчен зарары"

  

   Китапханәдә яшүсмерләр белән “Тәмәкенең кеше өчен зарары” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әнгәмә барышында, аның килеп чыгу тарихы, һәм аның 1585 елны Русиягә “янып торган башларны” инглизләр кертүе турында сөйләнде. Тәмәке белән көрәш исә Михаил Федорович заманында ук башлана... 1697 елны Петр 1 халыкка тәмәке сатуны рөхсәт итә. Үзе дә Голандиядә булып кайтканнан соң, танылган тәмәкечегә әйләнә. Тәмәке тарту хәзерге җәмгыятьнең  эпидемияле авыруы ул. Тәмәкенең зыяны, пассив тартучы-кем соң ул?, тәмәке тарту һәм спорт бер-берсе белән нинди бәйләнештә? Шулар турында да сөйләштек.