Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Мәрхәмәтле булыйк

Иске Дөреш авыл китапханәсендә күптән түгел “Мәрхәмәт” клубы оешты. Бергәләп киңәштек тә эшебезне мәрхәмәтле эш эшләп башлап җибәрергә булдык. Махсус хәрби операциядәге егетләргә токмач кисеп җибәрәсе килде. Егетләребез шушы ризык аша өй җылысын тойсыннар дибез,сәламәт булып исән-сау әйләнеп кайсыннар дип телибез.

  Бергә эшләгәч, тиз инде. Берәүләр баса, икенчеләр камыр җәя, калганнар кисеп тора. Армадык та. Киресенчә, бердәм булуыбызга сөенеп, горурланып эшләдек.