Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Өлкәннәр көне

Тләнче –Тамак картлар һәм инвалидлар-йортында ел саен Өлкәннәр көненә багышланган  чаралар үтә. Җитәкчебез Гөлназ Назифовна җитәкчелегендә, без Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре, районыбызның ветераннар һәм инвалидлар Советы җитәкчесе Фәйрүзә Фаязовна һәм үзешчән артистла белән бергә өлкәннәребезне котларга бардык. Өлкәннәребез мастер-класста бик теләп катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, концерт номерлары карап бәйрәмнән канәгать калдылар. Тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдык