Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Туган ягым, яшел бишек"

 Әлфинур Шигапова күп еллар инде шигырьләр ижат итә, бәйрәмнәрдә һәрвакыт үзенең шигырьләрен укый. Соңгы елларда үзен сынап карау теләге белән балалар һәм зурлар өчен пьесалар язган. Ул безгә үзенең шигырьләрен укыды, шулай ук үзе язган һәм авыл мәдәният йортында куелачак пьеса турында сөйләде. Аларга уңышлар теләдек. Район күләм Фәннүр Сафин исемендәге әдәби конкурска язган хикәясен дә укып үтте, һәрвакыт конкурсларда да актив катнаша. Без Альфинурга сәламәтлек, иҗади илһам теләдек. Һәм алга таба да иҗаты белән сөендерергә язсын дигән теләктә калдык.