Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Балалар язучысы Ленар Шәехның туган көне

 

Иске Дөреш авыл китапханәсендә Ленар Шәехның туган көне уңаеннан "Һәр шигырь – үзе бер әкият " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шагыйрь, журналист Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Ленар Шәех балалар шагыйре генә түгел, Татарстан китап нәшриятының баш мәхәррире, тәрҗемәче, китаплар төзүче, журналист та әле. Аның зурлар өчен басылган китаплары да шактый. Әдипнең мактаулы исемнәре бик күп. Ленар Шәех – Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылыр берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, VI Халыкара «Open Eurasia-2017» әдәби фестивальнең гран-при лауреаты.