Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Яшәгез Сез мәңге яшь булып

Октябрь башында өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.Бу бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә Хөкүмәт карары белән 1 октябрь Өлкәннәр көне итеп игълан ителә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлап искә алу, бүләкләү, тәбрикләүләр үтә.  Бәйрәм якынлашу алдыннан өлкәннәребезнең өйләренә барып хәлләрен беләбез, аларга күчтәнәчләр тапшырабыз. Шулай ук өлкәннәребезне Мәдәният йортына бәйрәм кичәсенә чакырып, чәй өстәле янында концерт номерлары күрсәтеп күңелле ял иттердек.