Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Китапстан"

«Китапстан» — җәйге китап марафоны. Марафон 1 июньдә башланды һәм 2023 елның 31 августына кадәр дәвам итте.
«Китапстан» — китап укучыларга брошюра-юл күрсәткеч, аның буенча хәрәкәт итеп, укучылар үзләренең китап укуда алга китешләрен күзәтеп барды. Уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә:
«Китап өчен тышлык уйлап тап һәм буя»
«Бу китапның эчтәлеген бер сүз белән аңлат».
Аның инстраукциясе дә бар. Юл күрсәткеч өстәл уенына охшаш, анда бала гына түгел, ә бөтен гаилә дә катнаша ала. Яшь чикләре юк.

     Юл күрсәткеч Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм символлары темасына бизәлгән.
Әдәбият һәм китаплар сайлауда бернинди чикләр юк.

 Марафон тәмамлангач, иң актив катнашучыларны бүләкләдек.

   Иске Дөреш авылы китапханәсендә китап укырга яратучы тугыз бала катнашты һәм өч бала Грамотага лаек булдлар.