Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Салават күпере журналы бездә кунакта"

Журналны 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Журнал битләрендә күренекле татар балалар язучылары әсәрләре, халык әкиятләре, әйләнә-тирә дөнья хәлләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә.

  “Салават күпере” журналын кечкенә балалар бик яратып карыйлар, чөнки рәсемнәре матур төсләр белән буялган, күзләрне сөендерп тора. Балалар  наклейкаларын да  ябыштырырга, әкиятләрне тыңларга да яраталар.