Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Фәннүр Сафинның тууына 75 ел

  Фәннүр Шәйхенүр улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Минзәлә районындагы Күзкәй авылында туган. 1966 елда улурта мәктәпне тәмамлый.1969-1974 нче елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте бүлегндә  укый, аны тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Казан телестудиясендә-мөхәррир, аннары озак еллар "Татарстан яшьләре" газетасы, "Ялкын" һәм "Казан утлары" журналлары редакцияләрендә- әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятне пропагандалау бюросы хезмәткәре вазыйфаларын башкара.

  Фәннүр Сафинның лирик шигырьләренә компазиторлар тарафыннан күп кенә  җырлар иҗтат ителгән. Аның "Бир кулыңны", Хушлашырга ашыкма", "Җырымда уятырмын", "Ялгыз көймә"  шигырьләре, көйгә салынып, популярлык казанды.
   1978 елдан СССР(Татарстан) язучы берлеге әгъзәсе булган Фәннүр Сафин 1992 елның 31 декабрендә ялгызы гына яшәгән фатирында кинәт вафат була.
      Китапханәдә, шагыйрь Фәннүр Сафинның тууына 75 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар белән  шигырьләрен укыдык һәм шагыйрьнең  тормыш юлы белән таныштырдым.