Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Милли моңнар"

Татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукайның тууына 137 ел булу уңаеннан "Милли моңнар"- дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте. Балалар Габдулла Тукайның  шигырьләрен яттан сөйләделәр, шигырьләргә инсценировка  күрсәттелде. Аның  сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырладык  һәм кичәне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.

     Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр  , табышмаклар яза. Ул үзенең әсәрендә яшь буынны тырышып эшләргә , акыллы , белемле булырга өнди."Тукай гел янәшәбездә"  дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар, “Су анасы” әкиятен карадылар. Тукай бюстына чәчәкләр салдык.