Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың туган көне "Шагыйрә бишегенә сәяхәт"

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә т Йолдыз Шәрәпова — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды. 2012 елда аңар «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә.