Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Галимҗан Ибрагимовның тууына 136 ел

Атаклы язучы һәм галим, журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тула. Шул уңайдан Яна Тинчэле авылы  китапханәсендә « Галимҗан Ибраһимов- күп кырлы талант иясе» дигэн темага китап күргәзмәсе оештырылачак. 

 Г.Ибраһимов XX гасырның беренче чирегендә иҗат иткән әдипләр — Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, М.Фәйзиләр белән бергә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы.

Ул — җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта романтизмга нигез салучы, әдәбият теориясен, тәнкыйтен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, тел, әдәбият, тарих фәннәре өлкәсендә эшләгән күренекле галим һәм мөгаллим. Г.Ибраһимов туган халкының азатлык хәрәкәтен, яңа тормышка, белемгә омтылышын, үзенең җәмәгать эшчәнлегендә, иҗатында чагылдырды.