Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Туган телем рәхмәт сиңа!

21 февраль халакара туган тел көне.Шул уңайдан Иске Дөреш авылы укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән"Туган телем рәхмәт сиңа!" -дип исемләнгән әнгәмә үткәрдек. Туган тел дигән дәрьяның хәзинәләре белән таныштырдык. Мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр укыдык, Туган тел җырын җырладык. Татар телендә бик күп матур сүзләр бар, шул сүзләрне балалар белән бергәләп тагы бер кат искә төшердек һәм матур сүзләрне онытмаска сүз дә куештык һәм ана телебезне ана телен һәр бала белергә тиешлеге турын да да сөйләштек. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек. Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.