Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Татарстанның дәүләт гербы кабул ителү көне

7 февральдә -Татарстан гербы кабул ителгән көн. Бу көнне китапханәгә килүчеләр республиканың дәүләт символы — герб турында мәгълүмат белән танышты. Герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында укучыларыбызга җиткерергә тырыштык. Символларның, атрибутларның, төсләр гамманың мәгънәсен аңлатуга аерым игътибар бирелде, Татарстан Җөмһүриятенең гербы Татарстан флагының төсләре белән ясалган, һәм ул түгәрәк. Гербның үзәк образы – канатлы барс – элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Җөмһүрияте гербындагы Ак барс – җөмһүриятенең һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.

Китапханәгә килүчеләр викторина сорауларына да җавап бирделәр.