Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Тыл ветеранында кунакта,"Сугышның йөзе-хатын-кызныкы түгел".

Сугыш чоры балалары – бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керткән фидакарь затлар. Ни кызганыч, тыл фронтында ныклык, батырлык күрсәткән өлкәннәребезнең сафы елдан-ел сирәгәя. Исән чакларында кадерләрен белү, ихластан рәхмәтебезне җиткерү һәм балалык, үсмерчак елларындагы авыр хезмәтләрен бәяләү – безнең бурычыбыз.

   Сугыш чорында һәм аннан соңгы авыр елларда тормыш авырлыгын ныгырга өлгермәгән иңнәрендә күтәргән яшүсмерләр – бүгенге көндә сиксәннән, туксаннан узган ак әбиләр. Көчле-куәтле ир-егетләр тартып барырга тиешле тормыш камытын бик иртә кигәннәр. Бүгенге көндә аллага шөкер әле барсы да үз сыйларында. Һәрвакыт безне көләч йөз белән каршы алалар. Авылыбызның тыл ветераны Мөнирә апага быел 96 яшь була. Бүген аның хәлен белергә бардык, чәй өстәле янында үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп утырдык. Илдә барган вакыйга өчен бик борчыла, ир-егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп көн дә Аллаһы Тәгаләдән сорап дога кылам ди. Мөнирә апага сәләмәтлек һәм безне гел көләч йөз белән каршы алуын теләп калабыз.