Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Шагыйрь, Илдар Юзеевның тууына - 90 яшь

  3 гыйнварда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка 90 яшь тулыр иде. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган "Яшь наратлар", "Төнбоек", "Резидәкәй" җыры" һәм башкалар.  Шулай ук ул дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Кыскача гына балаларны И.Юзеевның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдым. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар Илдар Юзеевның “Аю сатам кем ала”, ”Кунакка барганда” һ.б шигырьләрен кычкырып укыдылар.