Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Әнием, кадерлем, бергенәм"

        Белгәнебезчә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Россиядә әниләр көне буларак билгеләп үтелә.

  • Россиядә исә Әниләр көнен билгеләп узу турындагы закон  Дәүләт Думасының хатын-кыз эшләре, гаилә һәм яшьләр эше буенча комитеты инициативасы белән, 1998 елда  кабул ителгән.  Бәйрәмнең мәгъ­нәсе бер үк булса да, аны төрле илдә төрле көнне билгеләп узалар.
  • Традиция буенча бу көнне барлык әниләргә рәхмәт хисләре белдерәләр. Бәйрәм – әниеңә иң изге теләкләреңне, рәхмәтләреңне җиткерү өчен, аны котлап хәлен белү өчен, кабат үзеңне бала итеп тою өчен бер дигән мөмкинлек. Һәркем өчен әни дөньядагы иң кадерле кеше.

     Бәйрәм көненә багышлап Иске Дөреш авыл мәдәният йортында “Ягез әле, Әниләр” бәйгесе үткәрелде. Бәйрәм кичендә әниләрне котлап Валиуллин Гиздулла абый үзенең матур җырларын бүләк итте. Шигапова Альфинур әниләргә багышлап  ижат иткән шигырен укыды, котлаулар, җырлар белән үрелеп барды