Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Репрессия корбаннары кемнәр алар

Репрессия корбаннары
Күңелләрне шомландырып,йөрәкләргә мәңге җуелмас яра салган, сагыш-моңнарга уралган көннәр бар. Шуларның бер¬се — 30 октябрь. Бу көн XX гасырның 30 —50 нче елларында Россиядә сәяси репрессия¬дән гөнаһсызга корбан булган һәм җәбер¬ләнгән ватандашларыбызны искә төшертә.
Сталин репрессияләренең иң хәтәр чоры булган 1918, 1924, 1930, 1937 елларда баш¬ланган террор гамәлләре һәр авылга, шәһәр¬дәге һәр урамга килеп җиткән. Төнге урамнар¬да кара машиналарда тужуркалы җәлладлар килеп бер гаепсез кешеләрнең өйләрен тен¬теп, үзләрен НКВД зинданнарына ташыган. Кулга алынганнарның күпчелеге дистә еллар буе төрмәдә, каторгада газапланган, һәлак булганнары чит җирләрдә торып калган: Ма¬гаданда, Колымада, НКВД ихатасында, под¬валларда, ГУЛАГ лагерьларында, Казанның Архангель зиратында...37 нче елның канлы тәгәрмәче, беренче чиратта, Татарстанга, татар халкының иҗади һәм фәнни каймагына зур зыян ки¬тергән, милли-мәдәни үсешебезне озак еллар¬га имгәтеп калдырган. Архив материалларына караганда, Татарстанда сәяси репрессия кор¬баннары 55 меңгә якын. Аларның биштән бере атылган я зинданнарда черетелгән. Әйтергә генә ансат: Татарстанда туган, яшәгән һәм 1918 — 1953 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган корбаннарның исемлеге «Хәтер китабы» ның калын-калын 17 томын (!) тәшкил итә. Мондый явызлыкны һич кенә дә онытырга ярамый, ил тарихындагы мәңгелек яра, җәрә¬хәт ул!

     "Репрессия корбаннары кенәр соң алар"-дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Һәркем үзенең күңелендә булган истәлекләрен искә төшерде. Репрессияләнгән әдипләребез турында да укыдык. Ул куркыныч вакытлар берүк кабатлана күрмәсен дип теләкләр теләдек.