Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Шагыйрә Рифә Рахманга 60 яшь

Рифә Рахман (Рифә Фатхрахман кызы Харрасова-Сабирҗанова) 1962 елның 16 (док.:18) сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килә. Рифә, мәктәпкә кергәнче үк, әти-әнисеннән шактый белем ала, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый. Аның, түбән сыйныфларда укыганда, вакытлы матбугатта беренче язмалары күренә башлый, ә инде җитмешенче елларда ул, «Ялкын», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») уздырган конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала.