Туган телем рәхмәт сиңа
21 февраль халакара Туган тел көне. Шул уңайдан авыл китапханәсендә «Туган телем рәхмәт сиңа»-дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм кычкырып уку үтте. Тел турында мәкальләр, табышмаклар, Г.Тукайның шигырьләрен укыдык, Туган тел җырын җырладык.Үзебезнең ана теленә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша да белдерәбез.