Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Әфганстан-йөрәк ярам"

15 февраль илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көнне илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан мәдәният йортында авылдашыбыз Валиуллин Илгизне искә алу кичәсе үтте. Бу кичәгә әнисе Валиуллина Миннур апаны һәм тормыш иптәше Валиуллина Раушанияне чакырдык. Алар өчен йөрәк ярасын яңарту булсада, бу очрашуга теләп килделәр. Миннур апа Илгизнең армия сафына киткән көннән башлап, бик күп истәлекләрен сөйләде. “Әфганстан-йөрәк ярам” исемендә китап күргәзмәсе ясалды.

    Вакытлар үтеп, вакыйгалар хәтердән җуелса да, без бу гаделсез сугыш корбаннары, әфганчы сугышчыларыбызны онытырга тиеш түгелбез!

.