Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь

    Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 20 гыйнварда күркәм юбилеен - 85 яшьлеген каршы алды. Шул уңайдан китапханәдә, китап күргәзмәсе үтте.
  -Минтимер Шәрипович, һичшиксез, якты һәм талантлы, чын лидерлар рәтенә керә. Ул халык лидерына хас иң төп сыйфатларга ия. Бу, беренче чиратта, үз халкын хөрмәт итүе, кешеләргә карата мәрхәмәтле булуы, ә иң мөһиме - туган җиргә ихлас мәхәббәте. Ул кабул иткән кайсы гына карарны  алсак та, алар татарстанлыларның мәнфәгатен кайгырта. Минтимер Шәрипович  тарафыннан башкарылган эшләрнең дәрәҗәсен киләчәк буын да югары бәяләр дип ышанам.
                 Әгъзам Гобәйдуллин  "Татарстан муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе рәисе.
 
       - Катлаулы чорларда Татарстанның уңышларын саклап калу һәм үстерү республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеме белән бәйле. Без, татарлар, бүген дә бар, бүгендә яңа үрләргә омтылабыз.Россиядә генә түгел, Җир шарының башка төбәкләрендә дә менә шушы хакыйкатьне танытуда Шәймиевнең роле бәхәссез.
 
               Гриф Хәйруллин, Халыкара академияләр академигы, Казахстанда яшәүче профессор.