Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Татарстан язучысы, шагыйрь Рәзил Вәлиевка 75 яш

   Рәзил Вәлиев - татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Ингушетия Республиасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

    Рәзил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. 4 гыйнвар көнне татар язучысы Рәзил Вәлиевка 75 яшь. Китапханәдә аның “Төнге әкият”, “Йорт иясе”, “Кар бабай”, “Карга белән кәҗә” һ.б. шигырьләрен кычкырып уку үтте.