Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Кыш бабай белән кар кызы бездә кунакта"

Мәдәният йортында балалар өчен яңа ел бәйрәме үтте. Балалар Кыш бабай белән кар кызына шигырь сөйләделәр, чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр, кар кызы белән уеннар уйннар уйнадылар. Кыш бабай балаларга тәмле бүләкләр өләште. Кыш бабайга рәхмәт әйтеп саубуллаштылар.

     Сөләймәнова Әдилә һәм  Әминәнең ясаган рәсемнәреннән "Кышкы бизәкләр" исемле рәсем күргәзмәсе әзерләдек.