Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Иң кадерлем, Әнием!

   Иске Дөреш авылы мәдәният йортында бик күңелле бәйрәм концерты үтте. Әниләребезне хөрмәтләп, котлап Мөслимнән килгән кызыбыз Гүзәл Галиева һәм аның кызлары Камилә белән Зәйнәп үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук Хакимуллина Элиза, Кашапова Люция апа үзе гармон да уйнап матур җырларын җырлап күңелләрне күтәрделәр. Бик оста  итеп Гөлүзә Сөләйманова “Чабата” биюен биеде һәм дә матур итеп авылыбыз әниләре “Яулык” биюен биеп шаккаттырдылар. Авыл халкы барлык чыгышларны  бик  яратып һәм көчле алкышларга күмеп дәртләнеп карап утырдылар, рәхмәтләрен белдерделәр. Авыл советы җирлеге секретаре Фәүзия Габсаматова һәм ветераннар советы җитәкчесе Фәридә Сагидуллиналар да әниләрне бәйрәм белән котладылар.