Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Яңгыра, шигырь, күңелләрдә Шатлык-моңнарың белән!

28 нче октябрь көнне мәдәният йортында Шигапова Әлфинур Локман кызының иҗат кичәче үтте. Киң кырлы, гаҗәеп тә талантлы Әлфинур үзенең шигырьләрен укыды, гармонда уйнап җырлады, матур итеп биеде. Аня апа Закирова, Люция апа Кашапова һәм башка авылдашлар да  үзләренең  рәхмәтләрен җиткерделәр, сәламәтлек, иҗат чишмәсенең саекмавын теләделәр.