"Рәшит Бәшәр - балалар әдәбиятының классигы"
Рәшит Гафур улы Бәшәр – татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. С.Сөләйманова һәм Ш.Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Янил авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Китапханәдә, балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 7 нче октябрь көнне туган көне уңаеннан, балалар “Август”, “Дөяләр”, “Төш”, “Ай һәм көчек”, “Чыпчыклар көләләр” һ.б шигырьләрен кычкырып укыдылар.