Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Тормышыбыз бизәге сез!

Хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле укытучыларыбыз! Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр һәм укытучылар көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне, укытучыларны котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. - 1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан без дә өлкәннәребезне һәм укытучыларны мәдәният йортына  кунакка дәштек. Мәдәният йорты директоры Миннахметова Ләйсән котлау сүзләре белән бәйрәмне башлап җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Равис Миннехәмәт улы өлкәннәребезне һәм укытучыларны бәйрәмнәре белән котлады. Тимергалин Рафаэль абый,  Кашапова Люция апа гармун да уйнап җырладылар, Габсаматова Фәүзиядә үзенең җырларын бүләк итте.Тимергалина Әнисә апа, Шигапова Альфинур үзләре язган шигырьләрен укыдылар һ.б.  Яңа китаплар белән таныштыру максатыннан китап күргәзмәсе оештырылды, Өлкәннәребез бу бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял иттеләр. Сау-сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!