Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Һәр мизгел матур үзенчә"

Иске Дөреш авылы җирлегенә кергән 5 авылда, бүген, бәйрәм уңаеннан өлкәннәребезне хөрмәтләп күчтәнәчләр биреп чыктык.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Без, сезнең балалар һәм оныклар. Безне үстергән һәм тәрбияләгән, кырыс сынау елларында илебезне яклаган кешеләр алдында бурычлыбыз. Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Бүгенге өлкәннәребез – илебез икътисадына нигез салучылар, илебезне үсешнең алдынгы чикләренә алып чыгучылар да алар. Бәйрәмегез котлы булсын, табыныгыз мул булсын, күңелегез шатлык белән тулып торсын. Ашыкмагыз картаерга.